Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада бала карау ялындагы әниләр өчен курслар ачылды
Республика программасы буенча төзелгән клуб 3 миллион сум булган.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Түбән Камада ишегалды клубы ачылды. Анда театр студиясе һәм декретта әниләр өчен бизнес-курслар оештырылган. «Луч» яшьләр клубы Студентлар урамы, 35 йортта урнашкан. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер микрорайонда яшәүчеләрнең заманча ишегалды клубында ял итү һәм үсеш мөмкинлеге барлыкка килде. 165 кв. метрдан артык мәйданда 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар һәм 30 яшькә кадәрге яшьләр өчен дәресләр үткәреләчәк.
Клубта театр студиясе ачылачак, спектакльләрдә уйнау өчен костюмнарны түгәрәкләргә йөрүче модельерлар әзерләячәк. Шулай ук биредә радиоэлемтә пункты һәм декреттагы әниләр өчен «Бизнес в декрете» курслары ачылачак.
Республика программасы буенча төзелгән клуб 3 миллион сум булган. Җиһазлар сатып алу өчен өстәмә 340 мең сум бүлеп бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз