news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Бакый Урманче урамын төзекләндерү 57 миллион сумга төшкән

Торак йортларның берсендә рәссам һәм скульптор Бакый Урманченың граффити стилендәге портреты ясалган.

Түбән Камада Бакый Урманче урамын төзекләндерү 57 миллион сумга төшкән
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Камада Бакый Урманче урамын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Бу максатларга 57 млн сум бүлеп бирелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта эшләр 90 процентка башкарылган. Ремонт барышында урамны яктырту мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгән. Моннан тыш, машина кую урыннары булдыру, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру эшләре башкарылган.

Тиздән биредә кече архитектура формалары, уңайлы эскәмияләр, шулай ук арт-объектлар һәм мәгълүмати стендлар да куелачак. Торак йортларның берсендә рәссам һәм скульптор Бакый Урманченың граффити стилендәге портреты ясалган.

Айдар Метшин куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты, җәяүлеләр өчен өстәмә юл аркылы чыгу урыннары һәм коймалар кую кирәклегенә басым ясады. Шулай ук урамны яшелләндерү буенча да берничә йөкләмә бирелде.

Бакый Урманче - күренекле сынчы, рәссам, график. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе халык рәссамы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Бу урамда аның исемен йөртүче гимназиясе урнашкан, шәһәрнең үзәк мәчете дә әлеге урамда.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot