news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек башланды
Бу киң колачлы акциядә 1 меңгә якын кеше катнашачак
Скопировать ссылку
(Түбән Кама, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада агымдагы елның көзендә узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек башланды.
Бу уңайдан төрле юнәлештә эшләр алып барыла. Мисал өчен, статистика бүлеге белгечләре шәһәр картасын чагыштыра, яңартылган схемаларга соңгы елларда төзелгән яңа йортлар да кертелә.
Түбән Кама муниципаль районы буенча халык санын алуга әзерлек буенча комиссия әгъзасы Эльвира Долотказина белдерүенчә, киң колачлы бөтенроссия чарасында 1 меңгә якын кеше катнашачак. Алар гади гражданнардан аерылып торсын өчен кирәкле атрибутлар белән тәэмин ителәчәк.
Моннан тыш, шәһәр һәм районда стационар постлар эшләячәк, анда теләүчеләр кирәкле анкетаны тутыра ала. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Түбән Камада 270 меңгә якын кеше яши. Биредә демографик вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә үзгәрүе октябрьдә билгеле булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2