news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада автомобиль йөртүчегә һәм яшелләндерүчегә эш урыннары тәкъдим ителә

Эшкә урнаштыру — рәсми, тулы социаль пакет, лаеклы хезмәт хакы, кирәк очракта, тулай торактан бүлмә бирелә.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләргә автомобиль йөртүче, чәчәк үстерүче, яшелләндерүче кебек эш урыннары тәкъдим итәләр. Шәһәрнең комплекслы төзекләндерү предприятиесендә дә эш урыннары бар.

Техника саны арту сәбәпле, йөк автомобильләре йөртүче, төягеч йөртүче, автогрейдер йөртүче, тракторчыга да эш урыннары бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, предприятиегә яшелләндерүче, чәчәк үстерүче, агач һәм куакларның ботакларын кисүче, төзекләндерү буенча эшчеләр кирәк.

Эшкә урнаштыру — рәсми, тулы социаль пакет, лаеклы хезмәт хакы, кирәк очракта, тулай торактан бүлмә бирелә.

Кызыксынучылар 8(8555) 43-23-61, 8-917-917-50-85 (техника йөртүче белгечлеге буенча эшкә урнашу), 8-919-638-77-74 (төзекләндерү юнәлешендә эшкә урнашу мәсьәләләре буенча) телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.


news_right_1
news_right_2
news_bot