news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада автобус катнашындагы аварияне исерек машина йөртүче китереп чыгарган

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә тугыз кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә.

Түбән Камада автобус катнашындагы аварияне исерек машина йөртүче китереп чыгарган
очевидцы

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Кама сәнәгать зонасында автобус катнашындагы аварияне машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән исерек хәлдәге шофер китереп чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә кичке дүртләр тирәсендә Соболековская автомобиль юлының 470нче километрында булган. Ачыкланганча, «Рено» автомобилен идарә итүче 60 яшьлек ир-ат имин тизлек сайламаган һәм «Тойота» микроавтобусына яны белән бәрелгән. Нәтиҗәдә, микроавтобус юл читенә төшеп әйләнеп капланган.

Соңрак «Рено» шоферының узган елның март аенда ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүе билгеле булган. Әмма ир-ат билгеләнгән вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырмаган һәм таныклык алмаган.

Авария нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. 34 һәм 27 яшьлек ике ир-атны хастаханәгә озатканнар. Зыян күргән 61 яшьлек пассажирны тикшергәч, өенә кайтарып җибәргәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы кичә Түбән Кама сәнәгать зонасында «Рено» автомобиле һәм «Тойота» микроавтобусы катнашында юл һәлакәте булуы хакында хәбәр иткән иде инде. Авария нәтиҗәсендә 9 кеше зыян күргән. Пассажирларның берсе авыр хәлдә хастаханәдә ята.

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге авариядән соң тикшерү үткәрергә йөкләмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100