news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада, автобус артык тиз йөрү сәбәпле, пассажир егылып кабыргаларын сындырган

Пенсионер хатын-кыз тотынып кала алмыйча егылган, аны хастаханәгә озатканнар.

(Чаллы, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Камада маршрут автобусы артык тиз йөрү сәбәпле, пассажир кабыргаларын сындырган. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге аянычлы хәл Спортивная урамындагы 14а йорты каршында булган. Салонында 15ләп пассажиры булган “ПАЗ” автобусын йөртүче куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган.

Шуның аркасында, 71 яшьлек пассажир тотынып кала алмыйча егылган. Урынга килгән медицина хезмәткәрләре пенсионер хатын-кызның өч кабыргасы сынуын әйткән. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot