Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада "Ата-аналар мәхәббәте мәктәбе" эшли башлый
Мондый очрашулар китапханәдә аена бер тапкыр оештырылачак.
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Кичә Түбән Камада "Ата-аналар мәхәббәте мәктәбе" дәресе узды. Аны "Апуш" балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Яшьләр клиникасы" балаларга һәм яшүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә үткәрде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Шул рәвешле, әниләр һәм әтиләр очрашып, балаларны тәрбияләү темасына сөйләште.
Биредә ата-аналар үзләрен борчыган сорауларга белгечләрдән киңәшләр ишетеп, башка ата-аналарның тәрбия тәҗрибәсе белән таныша алачак. Моннан тыш, китапханәчеләр әти -әниләрне балалар өчен файдалы һәм мавыктыргыч булган популяр әсбаплар һәм журналлар белән таныштырачаклар.
Мондый очрашулар китапханәдә аена бер тапкыр оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз