Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада ат өстеннән егылып төшкән кызның үлеме буенча җинаять эше кузгатылган
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә.
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 15 апрельдә Түбән Кама районында “Якорь” ял базасында ат өстендә йөргән 2005 елгы кыз баланың гомере өзелә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама шәһәре буенча тикшерү бүлегендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 2 нче бүлеге (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән, саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Якынча мәгълүматларга караганда, кыз дус кызы һәм аның әти-әниләре белән ял базасында булган. Инструктор балалар иярдә утыра алуын сорашып белгәч, аларга атны тапшырып, үзе кызларны күзәтүчесез калдырып киткән. Атларның берсе кинәт нык чаба башлый, кыз бала иярдән егылып төшә, ләкин аягы өзәңгегә эләгеп кала. Ат аны берничә йөз метр сөйрәп бара, аннан соң гына инструктор атны туктата. Алган баш җәрәхәтләреннән кыз табиблар килгәнче үк җан бирә.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип җиткерә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз