news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада аналар һәм балаларны яклауга кагылышлы сораулар буенча кабул итү узачак

Кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефон: 41-71-95.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). 9 апрельдә 16.00 сәгатьтә Түбән Кама җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә җәмгыятьтә аналар һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча тематик кабул итү уза. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кабул итүне шәһәр Советы депутаты, "Эйдос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Екатерина Юртаева үткәрә.

Очрашуда гаиләдәге мөнәсәбәтләр, гаилә сәясәтен формалаштыруга якын килү, гаилә институтларына ярдәм итү һәм балаларны тәрбияләүгә кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

Кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефон: 41-71-95.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot