Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада алкалы хоккей буенча халыкара турнир ачыла
Америкалылар Россия башкаласына килеп җиткән.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). 25-29 август көннәрендә Түбән Камада 2002-2003 елгы спортчылар арасында алкалы хоккей буенча халыкара турнир узачак. Турнир Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ярышта барлыгы 6 команда: “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Esmark Stars” (Питтсбург, АКШ), “Салават Юлаев” (Уфа), “Металлург” (Магнитогорск), “Нефтяник” (Әлмәт) һәм “Авангард” (Омск) командалары катнаша. Америкалылар Россия башкаласына килеп җиткән.
Беренче матч - 25 августта. Бу көнне ачылыш тантанасы 18.30 сәгатькә билгеләнгән. 19.00 сәгатьтә "Нефтехимик" һәм "Esmark Stars"командалары арасында уен башлана.
Шул ук көнне бераз алданрак түбәндәге матчлар узачак:
13.15-15.30 сәгатьтә - “Нефтяник" (Әлмәт) – “Авангард" (Омск);
16.00-18.15 сәгатьтә - "Салават Юлаев" (Уфа) - "Металлург" (Магнитогорск).
Уеннарны карау бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз