news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада алимент түләтү буенча бушлай хокукый ярдәм күрсәтү оештырыла

Кабул итү алимент түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау, мондый хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.

(Казан, 1 июль, "Татар-информ"). 2 июльдә Түбән Кама күпфункцияле үзәгендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кабул итү алимент түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау, мондый хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.

Алдан язылып кую өчен телефон: 8(8555) 42-46-63.

Паспортыгыз яисә шәхесегезне раслаучы башка документыгыз булу мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot