news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада алимент алуда кыенлыкларга очраучыларга хокукый ярдәм күрсәтеләчәк

Паспортыгыз яисә шәхесегезне раслаучы башка документыгыз булу мөһим.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 7 май көнне Түбән Кама күпфункцияле үзәгендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Кабул итү алимент түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау, мондый хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кабул итү 14:00 сәгатьтә башлана. Адрес: Мәктәп бульвары, 2а.

Алдан язылып кую өчен телефон: 8(8555) 41-91-40.

Паспортыгыз яисә шәхесегезне раслаучы башка документыгыз булу мөһим.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot