Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узачак
Казан дәүләт медицина университетыннан килгән махсус кунак укырга керү, уку һәм практика үтү шартлары турында сөйләячәк.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдә Түбән Камада «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узачак. Язмышларын медицина белән бәйләргә ниятләгән мәктәп укучылары һәм студентлар үзләренең булачак һөнәрләре турында тулырак күзаллау алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фестивальдә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчеләре һәм Түбән Кама хастаханәләре баш табиблары чыгыш ясаячак. Казан дәүләт медицина университетыннан килгән махсус кунак укырга керү, уку һәм практика үтү шартлары турында сөйләячәк.
«Ак халатлы фәрештәләр» фестивале Түбән Кама консультация-диагностика хастаханәсенең актлар залында 12:00 сәгатьтә башлана. Очрашуга шәһәр һәм район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары чакырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз