news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада аерылышкан 27 пар янә элеккеге тормыш иптәше белән кавышкан

Балигъ булмаган балалар арасында да гаилә коручылар бар.

Түбән Камада аерылышкан 27 пар янә элеккеге тормыш иптәше белән кавышкан
Рамиль Гали

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада ел башыннан 527 никах теркәлгән. Беренче кат өйләнешүчеләр һәм кабат гаилә коручылар саны тигезләшә язган, икенчеләре нибары 23 никахка калыша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Аерылышучылар арасында кабат элеккеге тормыш иптәше белән никахлашучылар саны - 54 (27 пар). Балигъ булмаган балалар арасында да гаилә коручылар бар, әлегә - ике пар. Иң яшь кәләшкә 16 яшь тулган, ә кияүгә – 18 яшь. Иң өлкән кәләш 64 яшьтә, ә кияүгә – 71 яшь.

Түбән Камада 6 ай эчендә чит ил кешеләре белән 15 никах теркәлгән: нигездә, Таҗикстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Украина, Казахстан, Беларусь гражданнары белән, һәм пакъстанлы белә бер никах теркәлгән.

Тантаналы вакыйгага түбәнкамалылар ныклап әзерләнә һәм теркәлү вакытын алдан сайлап алалар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot