Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 8 мартка 17 мең лалә үстергәннәр
Түбән Камада 8 мартка 17 мең лалә үстергәннәр
(Түбән Кама, 5 март, “Татар-информ”, Наталья Реджеп-Алиева). Түбән Каманың “Горзеленхоз” предприятиесе белгечләре Халыкара хатын-кызлар көненә 17 мең лалә һәм дөрт йөз лилия чәчәге үстергән.
Яшелләндерүчеләр 8 мартка узган елның сентябрь аенда ук әзерләнә башлаган. Калугада лаләләрнең төрле сортлары сатып алынган һәм Түбән Кама теплицаларында утыртылган. Бүгенге көндә барлык чәчәкләр шәхси эшмәкәр һәм шәһәр предприятиеләренә сатылып беткән. Лалә чәчәкләренә «Горзеленхоз-НК», ҖЧҖ тарафыннан расланган күпләп сату бәясе 25-33 сум тәшкил итә, ә лилияләрнең бер данәсе 65-85 сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз