news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 70 процент сайлаучы “Безнең ишегалды” анкетасын тутырган

Түбән Камада Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән беррәттән республика проекты буенча анкета тутыру да булды.

Түбән Камада 70 процент сайлаучы “Безнең ишегалды” анкетасын тутырган
nkpravda.ru

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Түбән Камада Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашкан 70 процент кеше “Безнең ишегалды” программасы буенча анкета тутыруда актив катнашкан. Бу хакта “Нижнекамская правда” газетасы яза.

Сайлау участокларында эшләгән волонтерлар кешеләргә анкеталар тараткан. Шәһәр халкы үз йортларының һәм ишегалларының адресларын күрсәтеп, теге яки бу төзекләндерү эшенең мөһимлеген ун баллы шкала буенча билгели алган. Тәкъдимнәрне махсус әрҗәләргә салып калдырганнар.

Халык иҗаты йортында урнашкан участокта эшләгән волонтерлар әйтүенчә, сайлауларга килгән 70 процент Түбән Камалы анкета тутыруда катнашкан.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин әйтүенчә, район җитәкчелегенең халыкның теләк-тәкъдимнәрен ишетү өчен яхшы мөмкинлеге бар.

“Бу бик яхшы инициатива. Бүген ул шәһәр халкында киң яңгыраш табар дип ышанам. Киләсе елга кадәр без халыкның теләкләрен һәм наказларын масштаблы, системалы һәм сыйфатлы итеп тормышка ашырачакбыз”, - диде район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100