news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 62 яшьлек исерек ир-ат суда баткан

Фаҗига бүген «Автомобилист – 35» гараж-төзелеш кооперативы сулыгында булган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстанның Түбән Кама районында буада 62 яшьлек исерек ир-ат баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Автомобилист – 35» гараж-төзелеш кооперативы буасында ир-ат батуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 номерына бүген 11.59 сәгатьтә килгән.

Өч дус сулык ярында Һава десанты гаскәрләре көнен бәйрәм иткән. Бер ир-ат коенырга уйлап суга сикергән, 10 метр йөзгәннән соң бата башлаган. Аның дуслары шунда ук коткаручыларны чакырган.

Һәлакәт урынына 6нчы зональ эзләү- коткару отряды хезмәткәрләре килгән һәм буа төбен тикшергән. Алар ярдан 15 метр ераклыкта ир-атның мәетен чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100