news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 60 яшьлек ир-ат суга баткан

Фаҗига кичә Пионер күлендә булган.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камада 60 яшьлек ир-ат суга батып үлгән, дип хәбәр итә NTR-24.ru сайты.

Ир-ат дуслары белән Пионер күле буенда ял иткән. Билгеле бер мизгелдә ул су коенып алырга уйлаган. Ир-ат суга чумган һәм шуннан соң яр буена чыкмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot