news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 60 процент мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнде

Түбән Кама районы игенчеләре басуларда уңыш җыюны дәвам итә.

Түбән Камада 60 процент мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнде

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Түбән Кама районы игенчеләре басуларда уңыш җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә 13 887 гектар мәйданнан 48 762 тонна ашлык җыеп алынган, бу барлык мәйданның 60 процентын тәшкил итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, терлек азыгы әзерләү дә бара, хәзерге вакытка 5 350 тонна печән җыйганнар. 11 мең га мәйдан уҗым культураларын чәчү өчен әзерләнгән, аның яртысыннан артыгында чәчү эшләре тәмамланган.

Сөт җитештерүгә килгәндә, Түбән Камада көнлек савым 93 тонна тәшкил итә, бер сыердан уртача 18 кг сөт савыла (республика буенча - 16 кг).

news_right_1
news_right_2
news_bot