news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 35 еллык тарихы булган Җиңү мәйданын төзекләндерделәр

Мәйданда Түбән Кама районы геройларына - Дан орденының биш тулы кавалеры һәм биш Советлар Союзы героена - ун бюст урнаштырылды.

Түбән Камада 35 еллык тарихы булган Җиңү мәйданын төзекләндерделәр
e-nkama

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Түбән Камада Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Җиңү мәйданы капиталь төзекләндерелде. Мәйданда Түбән Кама районы геройларына - Дан орденының биш тулы кавалеры һәм биш Советлар Союзы героена - ун бюст урнаштырылды. Бу хакта Түбән Кама районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электрон хәтер китабы барлыкка килү мәйданның тагын бер яңалыгы булды. Эзләү системасы ярдәмендә Түбән Камада яшәүче һәркем үз туганнары турында мәгълүмат таба ала. Монумент территориясендә шулай ук өстәмә яктырткычлар урнаштырылды, җәяүлеләр зонасы барлыкка килде.

Җиңү монументы 1985 елда – Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан төзелгән. Төзүчеләр кыска гына вакыт эчендә Бөек Ватан сугышы фронтларында ятып калган каһарманнар истәлегенә һәйкәл торгызган.

Проектның авторы – шәһәр советы Башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура эшләре бүлеге баш архитекторы Фирдәвес Ханов.

Югарыга омтылган 18 метрлы ике стеланы Җиңү ордены тоташтыра. Аны сәнгать фондының җитештерү участогы рәссамнары Э.Шмидт һәм А.Бручинский кулдан эшләгән, ә мемориаль стеланы «Камэнергостройпром» берләшмәсе хезмәткәрләре ясаган.

Монумент өчен изге утны Волгоградтагы Мамай курганыннан алып килгәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы Менделеевск районының Татар Чаллысы авылында Хәтер һәм Дан паркы ачылуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100