Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада 2019 елда беренче социаль ипотека йортын куллануга тапшырдылар
Шәйдуллиннар гаиләсе яңа йорттан 70 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир алды.
(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген, 14 гыйнварда, Түбән Каманың Тынычлык проспектында 121нче йорт адресы буенча урнашкан 120 фатирлы социаль ипотека йортын куллануга тапшырдылар. Шәһәрнең 34 нче микрорайонындагы яңа йортта “Татнефть” компанияләр группасы эшчеләре яшәячәк. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә.
- Яңа йортта ун торак кат һәм өч подъезд бар. Фатирларның гомуми мәйданы 7,5 мең квадрат метр тәшкил итә.
Шәйдуллиннар гаиләсе яңа йорттан 70 квадрат метрлы, өч бүлмәле фатирга ия булган. Айнур һәм Юлия Түбән Кама йөк машинасы өчен шиналар ясау заводында эшли. Аларның өч баласы – уллары Вилдан һәм Айдарны, кызлары Әмирә бар. Хәзер алар 13 квадрат мәйданлы бүлмәдә яши. Гаилә яңа, бигрәк тә киң һәм чиста эшкәртелгән фатир алачагын белгәч бик шатланган. Хәзер Юлия Шәйдуллина фатирны ничек бизәү, җиһазлар урнаштыру турында уйлый.
Гыйльмановлар гаиләсендә дә шулай ук өч бала - 7 яшьлек Динара һәм өч айлык игезәкләр Наил белән Нияз. Гаилә башлыгы Рамил ПАО “Нижнекамскшина” оешмасында, ә тормыш иптәше Алия “Кама” фәнни-техник үзәгендә эшли. Гаиләгә өч бүлмәле фатир ачкычлары тапшырылды. Алар яңа торакларын ике ел көткән.
“Фатирны без ике ел көттек. Безгә бик ошады, якты, планировкасы уңышлы. Ә иң мөһиме – мәйданы оптималь, “коммуналка” өчен артыгын түләргә кирәкми”, - дип сөйләде Алия Гыйльманова.
Бүгенге көндә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Түбән Камада кулланылышка тапшыру өчен 280 фатирлы тагын ике йорт әзерли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз