news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 2018 елда 2500нче бала туган

ЗАГС хезмәткәрләре гаиләне кызлары туу белән котлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау хаты тапшырган.

Түбән Камада 2018 елда 2500нче бала туган
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама шәһәрендә быел 2500нче бала туган. Бу хакта Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юбилей санлы кыз бала Гарифҗановлар гаиләсендә дөньяга аваз салган. Әти-әнисе кызга “күктәге” мәгънәсен бирүче Ариана исемен кушкан.

ЗАГС хезмәткәрләре гаиләне кызлары тууы белән котлаган һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау адресы тапшырган. Шулай ук котлау сүзләрен һәм бүләк картасын “Түбән Кама хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасыннан кабул итеп алганнар.

Быел Түбән Камадагы 25 гаиләдә игезәкләр, ә бер гаиләдә берьюлы өч бала туган.

Шәһәрдә һәм Түбән Кама районында барлыгы 2215 күп балалы гаилә бар. Шулардан 62 гаиләдә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100