news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 20 яшьлек егет үз-үзенә кул салган

Егет узып баручы ир-ат өстенә төшкән

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә, 13 нче ноябрь көнне, Түбән Кама шәһәрендә Химиклар проспекты буенча йортларның берсенең подъезды янында югарыдан егылып төшкән 20 яшьлек егет гәүдәсе табылган.
 

Егет 4 нче каттагы тәрәзәдән сикереп, узып баручы ир-ат өстенә төшкән. Соңгысы умыртка баганасы имгәнеп госпитализацияләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күргән 40 яшьлек ир-атның умыртка баганасы сынган. Егетне биеклектән сикереп, үз-үзенә кул салуга этәргән сәбәпләр әлегә билгесез. Тикшерүчеләр бу факт буенча тикшерү уздыра.
 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100