Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада 14 ел элек балигъ булмаган баланы мәсхәрә иткән кешене хөкем иттеләр
36 яшьлек ир-ат кыз баланы алдалап төзелеп бетмәгән бинага алып кергән һәм мәсхәрә иткән.
(Чаллы, 30 май, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Түбән Камада 14 ел элек балигъ булмаган баланы мәсхәрә иткән кешене хөкем иттеләр. Бу хакта “Татар-информ”га Түбән Кама шәһәре прокуроры ярдәмчесе Марат Талипов хәбәр итте.
2004 елда Түбән Камада полиция 9 яшьлек кызга карата көч кулланып, мәсхәрә итү турында җинаять эше кузгаткан. Ачыкланганча, 36 яшьлек билгесез зат кыз баланы алдалап, төзелеп бетмәгән бинага алып кергән һәм мәсхәрә иткән. Көчләүчене тапмаганнар. Соңрак ачыкланганча, бу ир-ат шәһәрдән генә түгел, ә республикадан чыгып качкан. Әмма бу хакта полиция белмәгән. Җинаять эшен тикшерүне туктатканнар.
Берникадәр вакыттан шикләнелгән затның Башкортстанда булуы ачыкланган. Ир-атны тоткарлаганнар һәм Түбән Камага кайтарганнар. Әмма ул гаебен танудан баш тарткан, фамилиясе икенче һәм полиция эзләгән кеше булмавын әйткән. Әмма экспертиза нәтиҗәләре һәм башка дәлилләр 2004 елда кылынган җинаятьтә нәкъ аның катнашы булуын раслаган.
Соңрак ачыкланганча, ЗАГС органнары шикләнелгән затның үлеме турында документка язган һәм үлем турында таныклык биргән булган. Шул сәбәпле, балигъ булмаган баланы көчләү турында җинаять эшен яңадан тикшерә башлауда проблема туган. Документлар буенча тоткарланган зат үлгән булып саналган. Әмма тикшерүчеләр дөреслекне исбатлый алган һәм гаеплене исән дип раслаганнар. Нәтиҗәдә ир-ат 12 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз