news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада 13 яшьлек үсмер урамда бер хатын-кызны кыйнаган

Түбән Камада төшерелгән видеоязма узган җомгада социаль челтәрләрдә таралды.

Түбән Камада 13 яшьлек үсмер урамда бер хатын-кызны кыйнаган
кадр из видео

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәрендә 13 яшьлек үсмер балалардан акча таләп итеп йөргән. Шуннан соң ул спорт мәйданчыгында хатын-кызны кыйнаган. Хәзер бу эшне Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тикшерә. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетында агентлыкка бу мәгълүматны расладылар.

«Материаллар дүшәмбе, 23 сентябрьдә керде. Тикшерү башланды», - дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган җомгада социаль челтәрләрдә Түбән Камадан 13 яшьлек үсмер мәктәп янындагы спорт мәйданчыгында хатын-кызны кыйнаганы сурәтләнгән видео пәйда булды.

Зыян күрүченең акча таләп иткән бер малайның әнисе булуы ачыкланды. Полиция хезмәткәрләре 13 яшьлек мәктәп укучысының даими рәвештә кече сыйныф укучыларыннан акча таләп итүен ачыклаган. Янап акча алучы гамәлләреннән, ким дигәндә, җиде бала зыян күргән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot