news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 120 гаиләгә социаль ипотека буенча фатир ачкычлары тапшырдылар

Ел башыннан бирле Түбән Камада һәркайсы 120 фатирга исәпләнгән дүрт социаль ипотека йортына кешеләр күченде.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада 120 гаилә яңа фатир ачкычлары алды, алар социаль ипотека буенча Табиев урамындагы 37нче йортка күченде. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йортлар ун катлы. Фатирларның гомуми торак мәйданы якынча 7,5 мең квадрат метр тәшкил итә. Анда сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санау системасы урнаштырылган.

Ун катлы йорт «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелә.

Ел башыннан Түбән Камада һәркайсы 120 фатирга исәпләнгән дүрт социаль ипотека йорты файдалануга тапшырылды. 2020 ел ахырына кадәр 49нчы кварталда Дәүләт торак фонды Түбән Кама социаль ипотекачыларын 997 фатир булган тагын җиде йортка күчерергә планлаштыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100