news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама зиратында тракторга ут капкан

Әлеге хәл “Ритуал Сервис” шәһәр зиратында кичә иртәнге сәгатьләрдә килеп чыккан.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Түбән Каманың “Ритуал Сервис” шәһәр зиратында ЮМЭ тракторы янган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл “Ритуал Сервис” шәһәр зиратында кичә иртәнге сәгатьләрдә килеп чыккан. Урынга 63нче янгын сүндерү-коткару часте, табиблар, полицейскийлар килгән.

Дүрт квадрат метрны биләгән янгынны берничә минутта сүндергәннәр. Янгын янәшәдәге тракторга күчү куркынычы булган.

Беркем дә зыян күрмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазы төзек булмаганга килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot