Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама ЗАГСында спиртлы эчемлекләр эчүне, чәчәк таҗлары һәм акча ыргытуны тыйганнар
Никахлашу сараенда янында сигнал бирергә ярамый, ә кунаклар саны илледән артмаска тиеш.
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Кама ЗАГСында спиртлы эчемлекләр эчүне һәм пиротехника куллануны тыйганнар. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Никахлашу сараенда яшьләр һәм кунакларга кагылышлы кайбер кагыйдәләрне үзгәртүче яңа карарны район башкарма комитеты чыгарган.
ЗАГС бинасында һәм аның янындагы мәйданда спиртлы эчемлекләр эчү һәм барлык төр пиротехника куллану тыела. Шул исәптән, бенгаль утлары һәм хлопушкалар да.
Шулай ук ярма, чәчәк таҗлары, конфетлар, конфетти һәм акчалар ыргытырга ярамый, автомобильдән сигнал бирү тыела.
Моннан тыш, никахны теркәү тантанасына чакырылган кунаклар саны илледән артмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз