news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама ЗАГС идарәсе «матур даталар»да язылышу өчен урыннар сатылмавын әйтте

Бүгенге көндә Түбән Камада «тылсымлы» көннәрдә язылышыр өчен, җитмештән артык гариза бирелгән.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Түбән Кама ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова социаль челтәрләрдә язылышу өчен «матур дата»га урыннар сатылу турында  белдерүләргә ышанмаска чакыра. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Алдакчыларның хәйлә-мәкеренә бирешмәгез. Башка гариза бирүчеләргә датаны броньлап булмый, хәтта язылышудан баш тарткан очракта да, билгеләнгән вакытка кадәр дата әлеге пар өчен  беркетелгән булып кала», — дип яза инстаграмда үз битендә Гүзәлия Сәгыйтова.

Сүз уңаеннан, 2022 ел «матур даталар»га бай, мисал өчен 22.02. 2022. Бүгенге көндә Түбән Камада «тылсымлы» көннәрдә язылышыр өчен, җитмештән артык гариза бирелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100