news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Лидер" республика премиясенә лаек булды

Китапханәләр системасы премиягә матди-техник базаны яңарту, милли мәдәниятне үстерү һәм саклау буенча актив эшчәнлекләре нәтиҗәсендә лаек булды.

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Лидер" республика премиясенә лаек булды
tat.e-nkama.ru

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының китапханәләр эше өлкәсендә "Лидер" премиясен тапшыру конкурсына йомгак ясалды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча әлеге премиягә Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ия булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбәнкамалылар әлеге премиягә китапханәләр эшчәнлегенең интенсив үсеше, заманча эш формаларын гамәлгә кертү, матди-техник базаны яңарту, милли мәдәниятне үстерү һәм саклау буенча актив эшчәнлекләре нәтиҗәсендә лаек булды. Түбән Кама китапханәчеләре Татарстанда бердәнбер булган әлеге бүләкне өч тапкыр - 2002, 2012 һәм 2019нчы елларда алдылар.

Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасының үз сайты да эшләп килә. Биредә китапханәләрдә үткәрелгән чаралар, булачак вакыйгалар, электрон каталог һәм башка мәгълүмат белән танышырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot