news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеге төзеләчәк

Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, бүгенге көндә проект-эзләнү эшләренә финанслау кирәк.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсендә хирургия һәм терапевтик бүлекләр арасында бердәм кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше ниятләнә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Бүлек булдыру мәсьәләсе 10 ел элек туган. Бүгенге көндә проект-эзләнү эшләренә финанслау көтелә. “Барлык пациентлар шушы бердәм кабул итү-диагностика бүлегенә китереләчәк. Бар кеше өчен дә логистика җайланачак, юкса бер корпустан икенчесенә йөрү пациентларга да, медицина хезмәткәрләренә дә куаныч китерми иде”, - ди Түбән Кама Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова.

Бүлеккә диагностика өчен компьютер һәм магнит-резонанс томографлары куелачак. “Без кардиология, травматология һәм башка хезмәтләрне операция җиһазлары белән бергә үзәкләштерергә җыенабыз. Әгәр пациентларга диагноз кую өчен биредә озаграк калырга туры килсә дә, палаталар да оештырылачак”, - дип шәрехли идарә җитәкчесе.

  • Хастаханәдә барлыгы 700 ятак исәпләнә. Бер ел эчендә төрле авырлыктагы 14 мең операция ясала.

Венера Рәхимова “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтүенчә, быел шулай ук Ашыгыч ярдәм станциясен зурайту эше төгәлләнер дип көтелә. Узган елда башланган капиталь ремонт программасы буенча, Туберкулезга каршы диспансер һәм Хатын-кызлар консультациясендә төзекләндерү тәмамланачагын әйтте. “Шулай ук Благодатное авылында ФАП төзелеше ниятләнә”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot