Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама үзәк мәчетендә кеше тормышында тигезлекне ничек саклау турында сөйләштеләр
Очрашуда кызыксындырган сорауларга җавап бирелде.
(Казан, 5 март ,"Татар-информ"). Түбән Каманың үзәк мәчетендә иллегә якын дин тотучы түгәрәк өстәл янында сөйләшүгә җыелды. Бу юлы алар кеше тормышында тигезлекне ничек сакларга һәм яшәештәге иң мөһим мәсьәләләрне ничек билгеләргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Мөселман җәмгыятенең гомуми дәрәҗәсе артты, дин кушканча яшәргә омтылучыларга яңа белемнәр кирәк, - дип яза мәчетнең матбугат хезмәте. - Намаз уку һәм ураза тоту нечкәлекләрен күпләр белә һәм алар турында дөрес итеп аңлата да ала.
Әмма тормыш төрле сораулар куя. Әйтик, эшкә комачаулык тудырса, өстәмә ураза тотарга кирәкме? Намаз вакытында кемнеңдер хәле начараеп китсә, нишләргә? Буш вакытыңны догалар укуга багышларгамы яки ата-анаңа ярдәм итүгәме?
Түгәрәк өстәл янында сөйләшү әлеге һәм башка сорауларга җавап табу өчен файдалы чара булды. Ике сәгать барган сөйләшүдә түбәнкамалылар Булат хәзрәт, Фәнил хәзрәт һәм Рәйхан хәзрәт белән әлеге тема буенча аралашып, үз сорауларына җаваплар алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз