news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама үзәк хастаханәсе хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча алдынгы урыннарны били

Актуаль һәм проблемалы сорауларны турыдан-туры баш табибка 24-32-47 телефоны аша шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Түбән Кама үзәк хастаханәсе хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча алдынгы урыннарны били
tat.e-nkama.ru/news/749/76289/

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Түбән Кама үзәк хастаханәсе хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарның берсен били. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

2018 елда республика территориясендә дәвам иткән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Түбән Кама хастаханәсе мөмкин булган 100 баллдан 96 балл җыйган. Тикшерү барышында ресурсларның һәркемгә ачык булуы һәм андагы мәгълүматка бәя бирелгән.

Билгеле булганча, Түбән Кама хастаханәсенең үз сайты алып барыла, шулай ук Инстаграм һәм Вконтакте челтәрендә рәсми битләре бар.

Актуаль һәм проблемалы сорауларны турыдан-туры баш табибка 24-32-47 телефоны аша шалтыратып җиткерергә мөмкин. Халык сырхауханәләрнең эше турында үз фикерен регистратуралардагы электрон планшетларда калдырырга мөмкин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot