news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама ЮХИДИ яңа максатчан программа кертә

Түбән Кама ЮХИДИ яңа максатчан программа кертә

(Түбән Кама, 29 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Якындагы ике елда Түбән Камада “Түбән Кама муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру” максатчан программасы гамәлгә ашырылачак.

Ул җирле Дәүләт автоинспекциясе белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Түбән кама муниципаль районы муниципаль берәмлеге Советы сессиясендә расланган. Программа кысаларында шәһәр һәм районның иң җанлы участокларында киртәләр һәм ясалма юл чикләүләре булдырылачак. Автомагистральләр ремонтына, тротуарларны реконструкцияләүгә һәм урам чатларында боҗра хәрәкәтен оештыруга басым ясалачак.

Моннан тыш, программа кысаларында юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтү чаралары каралган. Алар Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 2009 елга кадәр узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot