news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама ЮХИДИ 2009 елга нәтиҗә ясады

12 айда шәһәр һәм районда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән

(Түбән Кама, 2 февраль, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Узган ел Түбән Кама муниципаль районы юлларында 272 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 26 кеше үлгән һәм тагын 308 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 2008 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең саны 14 процентка диярлек кимегән.
Түбән Кама ЮХИДИ башлыгы урынбасары Рафаэль Рәхимов 2009 елда юл-транспорты һәлакәтләре күрсәткечләре буенча нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә шундый саннар белдерде. Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе шәһәрдә булган, 12 айда 223 һәлакәт теркәлгән, аларда 24 кешенең гомере өзелгән.
Статистикадан күренгәнчә, һәлакәтләр килеп чыгуда еш кына машина йөртүчеләр үзләре гаепле. Бу рейтингта икенче урында - бәрелешү. Рафаэль Рәхимов мәгълүматлары буенча, узган ел Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган 14 урын ачыкланган, бу чорда анда 8 кеше үлгән.
Киңәшмәдә балалар юл-транспорт травматизмы темасы да күтәрелде. ЮХИДИдә бу проблемага зур игътибар бирелә. Дәүләт автоинспекторлары шәһәр һәм район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында дәресләр үткәрә, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнашырга җәлеп итәләр. Профилактик чаралар үткәрелү нәтиҗәсендә балигъ булмаган балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел 2008 ел белән чагыштырганда яртыдан күбрәккә кимегән. 2009 елның гыйнвар-декабрьдә шәһәр һәм районда балалар һәм яшүсмерләр катнашында 21 юл-транспорт һәлакәте булган, 1 бала үлгән.
Моннан тыш, Түбән Кама дәүләт автоинспекторлары җинаятьчелеккә каршы көрәштә дә үз өлешләрен керткән, узган ел алар тарафыннан 277 җинаять ачылган.
Киңәшмә ахырында 2009 елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан иң яхшылар дип табылган юл патруль хезмәтенең өч экипажын хөрмәтләү белән тәмамланды. Түбән Кама ЮХИДИ башлыгы Рәис Фәйрушин Альберт Имамиев, Рамиль Камалетдинов, Артем Овсянников, Александр Якимов, Миргалим Рокаев һәм Вячеслав Сысоевка яхшы хезмәтләре өчен шәхсән үзе рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100