news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама яшь натуралистлары Кошлар көнен билгеләп үтте

Йөзләгән укучы катнашындагы чара шәһәрдә ике атна дәвам итте

(Түбән Кама, 15 март, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама укучылары Кошлар көнен билгеләп үтте. Әлеге датага багышланган киң колачлы чарада шәһәрнең барлык гомуми белем бирү учреждениеләреннән яшь натуралистлар катнашты.
Бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары белән башланып китте. Шуннан соң мәктәп укучылары викторинада катнашып, орнитолгия өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтте. Аннары жюри әгъзалары кошлар өчен җимлекләр ясаган иң яхшы осталарны ачыклады. Җимлекләрне тиздән Түбән Кама парклары, скверларында һәм шәһәр яны урманнарында эләчәкләр. Конкурста җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot