Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама яшь армиячеләре республика ярышларында җиңү яулады
Җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Түбән Камада Татарстан кадетлар корпусы базасында яшь армиячеләр арасында хәрби-спорт әзерлегенә багышланган ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Түбән Каманың 2нче гимназиясе командасы җиңү яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Икенче урынны Алабуганың 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды, өченче урында - Яр Чаллының "Калкан" кадет полиция мәктәбе командасы. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Ярышларда Түбән Кама, Минзәлә, Зәй, Мамадыш, Алабуга муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре командалары катнашты.
Командалар составы 13-15 яшьлек (ГТО комплексының IV баскычы) укучылардан торды. Ярышның мәртәбәле кунагы һәм җитәкчесе Татарстан "Юнармия" хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ штабы башлыгы, Казан Суворов хәрби училищесының элеккеге җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин булды.
Ярышлар Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуына 5 ел тулуга багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз