news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама ярминкәләрендә 74 миллион сумлык продукция сатылган

Түбән Камада ярминкәләр март ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Түбән Кама ярминкәләрендә 74 миллион сумлык продукция сатылган

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә гомуми бәясе 74 273 730 сум булган 782 мең тонна продукция сатылган. Фермер мәйданчыклары өч урында: үзәк һәм Бызов базарлары, Көньяк урамдагы "Магнит" кибете каршындагы мәйданчыкта урнашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Узган елның 15 сентябреннән җирле җитештерүчеләр 6 млн сумнан артык яшелчә сатканнар. Бу - 284 тонна бәрәңге, 140 тоннага якын суган, шулай ук кишер, чөгендер һәм кәбестә. Гомуми бәясе 65,5 млн сум тәшкил иткән 238 тонна ит продукциясе сатылган. Сыер итенә ихтыяҗ аеруча зур, аны килограммын уртача 300 сумнан саталар.

Ярминкәләрдә балны да күп алалар: бүгенге көндә 2 миллион сумлык бал сатылган. Үсентеләрне 825 данә сатканнар.

Түбән Камада ярминкәләр март ахырына кадәр дәвам итәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot