news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама янындагы юлда пошины машина бәрдергән

Машина йөртүче юл аркылы йөгереп чыгып барган хайванны абайлап өлгермәгән.

Түбән Кама янындагы юлда пошины машина бәрдергән

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре янындагы юлда бер машина пошины бәрдереп киткән. Юл һәлакәтен күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына фотолар һәм видео җибәрде.

Авария мәйдан ягына илтә торган трассада булган.

Кадрларда пошиның юл аша йөгереп чыгып баруы күренә. Машина йөртүче аны абайлап өлгермәгән һәм поши тәгәрмәч астына килеп кергән.

Җәнлек исән калса да, зыян күргән булырга мөмкин. Авариядән соң ул юл читендә ятып калган.


news_right_1
news_right_2
news_bot