news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама янындагы һәлакәттә хатын-кыз үлгән - фото

Машина йөртүче идарәне югалткан һәм машина трассадан кюветка очып төшкән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда 33 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрне кулланучылар хәбәр итә.

Һәлакәт «Корабельная роща» шифаханәсе янында килеп чыккан. «Киа Рио» йөртүчесе трасса буйлап барганда идарәне югалтып, кюветка очып төшкән. Әлеге хәлне күрүчеләр сүзләренчә, машина салонындагы хатын-кыз үлгән. Фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot