news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама янында нефть цистернасын эчке яктан чистартучы эшче аңын югалткан

Гадәттән тыш хәл Зур Афанасовода нефть базасында булган.

Түбән Кама янында нефть цистернасын эчке яктан чистартучы эшче аңын югалткан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәре янында нефть цистернасын эчке яктан чистартучы эшче тыны бетеп, үлә язган. Аңа коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез 112 ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына Зур Афанасово базасында нефть продуктлары салынган цистернаны эчке яктан чистартучы эшчене коткарганнар. Ул цистернаны чистартканда аңын югалткан", - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Коткаручылар килгәнче үк, эшчеләр 34 яшьлек ир-атны цистернадан тартып чыгарган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчене табибларга тапшырган.

Нефть базасы хезмәткәрләре цистернаны ике кеше – берсе тышкы яктан, икенчесе эчтән чистартканлыгын аңлаткан. Әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, эчтәге эшче противогазын салган һәм аңын югалткан.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100