Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама янында дачада сукбай ир-ат янып үлгән
Янгын Зур Афанас авылында 230 квадрат метр мәйданны биләп алган.
(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Түбән Кама янында яшь гаилә дачасында сукбай ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бүген төнге сәгать өчләрдә Зур Афанас авылында янгын чыгу хәбәре килеп ирешкән.
63нче зона янгын-сүндерү коткаручыларын йорт хуҗалары – 27 яшьлек ир-ат, 24 яшьлек хатыны һәм бер яшьлек балалары каршылаган. Алар кайвакыт үзләренә кар чистартырга дип сукбай ир-ат килүен һәм бу көнне аңа сарайда йоклап калырга рөхсәт бирүләрен сөйләгән.

45 минуттан янгын сүндерелгән. Янгын калдыкларын актарганда, 59 яшьлек ир-ат мәете табылган.
Нәтиҗәдә, ике сарай, кухняның бер өлеше янган. Янгын 230 квадрат метр мәйданны биләгән.

Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз