news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән

38 яшьлек ир-атның мәетен яр буеннан 50 метр эчтәрәк өч метр тирәнлектән табып алганнар.

Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама янында бер ир-ат, суга төшкән кармагын алам дип, батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә Зәй елгасында Борок торак пункты тирәсендә коткаручылар яр буеннан 50 метр эчтәрәк өч метр тирәнлектән 38 яшьлек ир-атның табып алган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Мәрхүмнең дуслары хәбәр иткәнчә, алар Зәй елгасында балык тоткан. Кайсыдыр мизгелдә ир-ат елгага кармагын төшереп җибәргән һәм аны алам дип, сумга чумган, әмма кире йөзеп чыкмаган.

Коткаручылар ир-атның мәетен яр буена алып чыгып, полиция хезмәткәрләренә тапшырган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100