news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама янгынга каршы хезмәте командасы республикада иң яхшысы булып танылды

Баскычтан менү буенча беренче урынга түбәнкамалы Татьяна Пиунова иреште.

Түбән Кама янгынга каршы хезмәте командасы республикада иң яхшысы булып танылды
tat.e-nkama.ru/

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Түбән Камада янгын сүндерүчеләр арасында Сергей Хилков истәлегенә республика ярышлары узды. Түбән Кама янгынга каршы хезмәте командасы республикада иң яхшылардан танылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

 Нефтехимиклар шәһәренә һәрберсе унике кешелек алты команда килде.

Кызлар арасында урта яшьтәгеләр төркемендә федераль янгынга каршы хезмәтнең Түбән Кама беренче отрядыннан Милана Юртаева аерылып торды. Ул каршылыклары булган йөз метрлы полосаны 17,97 секундта үтте.

Баскычтан менү буенча беренче урынга түбәнкамалы Татьяна Пиунова иреште (7,62 секунд). Ир-егетләр арасында бу төр ярышта Казан катнашучысы җиңүче булды.

 Командалар арасында 1 урынга КФК-1 (Түбән Кама), 2 урынга КФК-5 (Казан), 3 урынга КФК-7 (Казан) чыкты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot