news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Түбән Кама “Водоканал”ы Татарстанда иң яхшысы дип танылды

“ВКиЭХ” ААҖ фән һәм техникада уңышлары өчен билгеләнде

(Түбән Кама, 10 декабрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). “Түбән Кама “Водоканал”ы “2006–2010 елларда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге” программасын гамәлгә ашыру буенча смотр-конкурста җиңүче булды.
Жюри әгъзалары предприятие эшчәнлегенә электр һәм җылылык энергиясе, кайнар су чыгымнарын киметү мөмкинлек биргән фән һәм техниканың яңа казанышларын керткән өчен “ВКиЭХ” ААҖнә югары бәя бирделәр. Мисал өчен, компания иске тимер торбаларны файдалану срогы 50 елга кадәр булган полимер материалдан эшләнгән яңа торбаларга алыштыра башлады.
ТР Хөкүмәте һәм Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсенең уртак утырышында “Водоканал”га бүләк тапшырылды. Түбән Кама “Водоканал”ы республиканың торак-коммуналь хуҗалык системасында агымдагы ел нәтиҗәләре буенча мондый бүләккә лаек булган бердәнбер компания булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100