news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама ветераннары "Лента" сәүдә үзәгендә концерт оештырган

Кибеттәге әлеге чара ветераннар хорының 14 майда Халык иҗаты йортында узачак хисап концертын тәкъдим итү буларак оештырылган.

Түбән Кама ветераннары "Лента" сәүдә үзәгендә концерт оештырган
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Түбән Камада "Лента" сәүдә үзәгенә килүчеләр үзенчәлекле тамашаның очраклы шаһитлары булганнар. Эш шунда ки, сугыш һәм хезмәт ветераннарының халык хоры бирегә килүчеләр өчен концерт оештырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ветераннар "Плясовая" һәм "Пчёлочка златая" рус халык җырларын башкарганнар, халык алар чыгышын бик ошаткан, видеога төшерүчеләр дә булган.

Кибеттәге әлеге чара ветераннар хорының 14 майда Халык иҗаты йортында узачак хисап концертын тәкъдим итү буларак оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot