news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама вәкилләре Кытайда мәдәни форумда катнашты

Түбән Кама мэры һәм Мэйшань Халык хөкүмәте вице-мэры агымдагы елның апрель аенда кардәшлек элемтәләрен урнаштыру турындагы килешүне имзаладылар.

Түбән Кама вәкилләре Кытайда мәдәни форумда катнашты
tat.e-nkama.ru

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Кытайның Мэйшань шәһәрендә халыкара мәдәни форум узды, анда Түбән Кама делегациясе дә чакырылган иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Форумда Түбән Кама мэры Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев,  "Нардуган" җыр һәм бию ансамбле артистлары катнашты.

Шуны да искәртик, Түбән Кама мэры һәм Мэйшань Халык хөкүмәте вице-мэры Цао Хуэй агымдагы елның апрель аенда кардәшлек элемтәләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куйды.

Алар дустанә элемтәләрне үстерергә, сәүдә һәм икътисади элемтәләрне җайга салырга, фәнни-техник, гуманитар, кадрлар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерергә килеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot