news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама урамнарын чәчәк композицияләр бизәячәк

Бу җәйдә Түбән Кама шәһәре урамнарын күпләгән чәчәк композицияләр һәм фигуралар бизәячәк. Эшләр 14 июньдә төгәлләнер дип көтелә

(Түбән Кама, 4 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама яшелләндерүчеләре шәһәрне бизәргә кереште. Быел чәчәк клумбалары 55 сотый мәйданны алып торачак.
“Шәһәр урамнарын яшелләндерүдә, нигездә, төрле төрдәге һәм сорттагы шалфей, бәрхет гөл һәм петуния чәчәкләре кулланыла”, - дип белдерде “КЖКО” тресты мастеры Лилия Галимҗанова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. Яшелләндерүчеләрнең сүзләренә караганда, Түбән Камада яшәүчеләр һәм шәһәр кунакларын газоннардагы чәчәкләр генә түгел, чәчәк композицияләр һәм фигуралар да шатландырып торачак”.
Яшелләндерүчеләр барлык эшләрне Сабантуйга - 14 июньдә төгәлләргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot