news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама урамнары буйлап "Хәтер трамвае" йөриячәк

Программада - пассажирлар арасында викториналар уздыру, Георгий тасмалары өләшү, шигырьләр сөйләү һ.б.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Түбән Камада "Хәтер трамвае" йөриячәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Программада - пассажирлар арасында викториналар уздыру, Георгий тасмалары өләшү, шигырьләр сөйләү, сугыш еллары җырларын башкару һәм "Фронттан хат" акциясе. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен махсус урын булдырылачак. Шулай ук һәр теләгән кеше Җиңүгә өлеш керткән туганнары һәм якыннары турында да сөйли алачак.

"Хәтер трамвае" 8 май көнне 15.00 сәгатьтән 2 нче (депо - Красный Ключ - депо) маршруты буенча йөриячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot