Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама укытучысы бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңгән
Проект Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырылган.
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама 37нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Шандренкова «Минем илем — минем Россия» бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңү яулаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Мин сәяхәт итәргә һәм төрле төбәкләрнең һәм илләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән танышырга яратам. Минем өчен кунакчыл һәм күпмилләтле Татарстан Республикасы турында сөйләү, «Минем илем — минем Россия» конкурсы һәм «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасы зур проектының бер өлеше булу зур мәртәбә», — ди Надежда Шандренкова.
Проект Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырылган. Онлайн-экспедиция 24 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр барган һәм Россиянең барлык төбәкләреннән 200 меңнән артык катнашучыны берләштергән. Үз дәресләрен яшь тарихчылар, педагог-новаторлар, дәүләт милли сәясәте өлкәсе белгечләре үткәргән.
«Бүгенге көндә укытучылар классик белем бирү программасы кысаларында дәресләр үткәрү белән генә чикләнми, ә мәктәп укучылары һәм студентлары өчен өстәмә үсеш юлларын эзли», — ди «Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз